Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, мәгариф өлкәсендәге кимчелекләрне төбәк укытучылары белән уртага салып сөйләшеп кенә хәл итеп була.
Камал театрында ул татар теле укытучылары белән очрашты. Сөйләшүдә читтә яшәүче татарларга мәгариф өлкәсендә ярдәм итү юнәлешләренә тукталдылар. Илдар Гыйльметдинов ярдәм күрсәтүнең бер юлын китаплар җибәрү, укытучылар өчен курслар оештыру, балаларга тел лагерьләре тәкъдим итүдә дип саный. Дәүләтнең яңа федераль стандартлары Россия Мәгариф министрлыгында тикшерү этапларын уза. Анда туган телләр дә бар, шулай ук республикада дәүләт теле буларак та туган телне өйрәнү стандарты каралган. Укытучыларга театр актерлары «Хуш, авылым» спектаклен дә күрсәтте.