Россия Президенты Владимир Путин халыктан килгән сорауларга җавап бирде. Чираттагы турыдан –туры элемтә барышында барлыгы 2 миллионнан артык сорау кабул ителде. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Аралашу өчен булган барлык заманча техник мөмкинлекләрне файдаланды Россия халкы. Әлбәттә, һәр сорау нинди дә булса хәл ителәсе мәсъәлә белән бәйле иде. Халыкны борчыган сорауларның күбесе социаль сәясәт һәм иктисад өлкәсенә карый. Гадиләштереп әйткәндә, кешечә яшәү шартларын булдыру.
Әйтик, ни өчен үзебездә җитештерелгән азык- төлекнең бәясе кыйммәт? Бу сорауга төгәллек кертсәк , мәсәлән Татарстан Республикасы үз халкын җирле яшелчәләр белән тәэмин итә. Ә Россия күләмендә алганда илбашы Владимир Путин билгеләп үткәнчә, киштәләрдә яткан һәр тауар үзебездә җитештерелгән булмаска да мөмкин.
Соңгы араларда , төзелеш материаллары кыйммәтләнде, нәтиҗәдә — күчемсез милеккә бәяләр дә артты. Россия президентына да нәкъ менә шушы өлкәгә кагылышлы сораулар күп бирелде. Мәсәлән, кредит яки ипотеканы түли алмаучыларга нишләргә?
Россия икътисадының торышына соңгы елларда пандемия дә тәэсир итте. Үзбикләнү вакытында балаларга дип атап акча күчерелде. Шундый ук түләүләр быел август аенда да була. Ул алты яше тулган һәрбер балага бирелә. Президент билгеләп үтүенчә, алты яшьтәгеләр әле укырга кермәсә дә, әлеге акча мәктәпкә әзерләү өчен тотылырга мөмкин. Россия халкын пандемия белән бәйле кызыксындырган сораулар да байтак булды. Хәтта ни өчен Президентның вакцина ясатуы җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәде дип тә сорадылар. Вакцинация белән бәйле вәзгытькә ачыклык кертү һәм Россия Президентының чыгышын шәрехләү өчен Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәновка мөрәҗәгать иттек.
Вакциналау гына түгел, пандемияне туктатуның төп чарасы буларак, ә авыручыларны реабилитацияләү системасын булдыру да мөһим дип саный Рөстәм Хәсәнов
Традиция буенча, торак-коммуналь хуҗалык, эшкә урнашу, каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү, мәктәпләрне ремонтлау мәсьәләләре белән бәйле сораулар да шактый бирелде. Президентның яраткан әкиятен дә белдек. Ул «Колобок» булып чыкты. Матур сүзләр, мактауларның ахыры әкияттәгечә бетмәсен өчен уяу булырга кирәк. Моны ул регионнар башлыкларына киная буларак та әйтте.
Шулай ук әлеге форматтагы турыдан- туры элемтәләрне төбәкләрләрдә дә үткәрегә кирәклеген ассызыклап Татарстан тәҗрибәсен искә алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның көн саен республика халкы белән социаль челтәрләр аша элемтәдә торуын үрнәк итеп куйды. Чыннан да бу рәвешле халык белән аралашу зур әһәмияткә ия дип белдерде Президентының чыгышын шәрехләүче эксперт Рәшит Низамов.
“Бер генә сорау да җавапсыз калмаслык итеп эшләргә тырышачакбыз» дип искәркән иде сүз башында президент Владимир Путин. Турыдан-туры элемтә барышында һәркем теләгән соравына җавап ишетте .
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Тткарстан яңалыклары