Кече торак пунктларда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне дәвалау мөмкинлеге бар. Татарстанда мобиль поликлиникалар эшен дәвам итә. Республика клиник хастаханәсенең квалификацияле белгечләре бригадасы атна саен төрле районнарга йөри. Максат- хастаханәгә мөстәкыйль рәвештә барып җитү мөмкинлеге булмаган пациентларга дәвалау курсын билгеләү Мобиль комплексларның эше турында Балык Бистәсе районыннан әзерләнгән сюжет.
Зәйнәп Җәләлова медицина карточкасы белән кардиолог, аннары невропатолог янына бара. Күптән сәламәтлеген тикшертәсе килгән. Тик шәһәргә бару мөмкинлеге булмаган. Монда килгән табибларга өлкән яшьтәге пациентлар сөенеп бетә алмый.
Мобиль сырхауханә белгечләренә диспансерлаштыруның беренче этабы йомгаклары буенча пациентларны җибәрәләр. Алар өстәмә тикшерүгә мохтаҗ кешеләр.
Авылларга даими рәвештә кардиолог, невропатолог, эндокринолог, офтальмолог һәм республика клиник хастаханәсеннән башка белгечләр йөри. Ел башыннан алып, өч меңнән артык пациентны табиблар карап, аларны дәвалауны билгеләгәннәр.
Соңгы тикшерү вакытында бер кешене авыру хәлендә Казанга хастаханәгә салганнар.
Быел республиканың 14 районында яшәүчеләрне тикшерү күздә тотыла.
Ләлә Зәйнуллин, Валентина Васильева, Сергей Павлухин, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.