Гадәттән тыш эссе көннәр бу атнада да дәвам итә. Урманнарда янгын чыгу куркынычы зур. Белгечләр бу көннәрдә урманнарга керүнең тыелган булуын тагын бер кат искәртә.
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры шушы көнүзәк темага багышланды. Республика урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урманнарны саклау чаралары, янгыннарга каршы әзерлекнең торышы турында сөйләде. Радиотыңлаучыларның урманнар белән бәйле сорауларына җаваплар бирде. Без дә студия кунагына берничә актуаль сорау белән мөрәҗәгать иттек.