Бүген Россия1 каналында Россия федерациясе Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә уза.
Президент адресына 545 меңнән артык сорау кабул ителгән. Телеканал мәгълүматлары буенча, 316 403 мөрәҗәгать колл-үзәк аша кергән. Россиялеләр 11 794 сорауны СМС яки ММС ярдәмендә, 51 146 сын — программа сайты аша һәм 45 мең 300ен — «Мәскәү — Путинга» мобиль кушымтасы аша, шулай ук 20 381 мөрәҗәгатьне социаль челтәрләр аша җибәргән.