Путин мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформа булдыру турындагы законга кул куйды. Ул «Россиядә эш » порталы базасында эшләячәк. Әлеге документ Кремль сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә ТАСС.
Бу платформа гражданнарга һәм эш бирүчегә читтән мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта мәшгульлек үзәкләрендә көндезге кабул итү мөмкинлеге дә сакланачак.
Моннан тыш, закон инвалид булган кешеләрне социаль яклауга кагылышлы нигезләмәне дә камилләштерә. Сәламәтлек буенча чикләнгән затларны эшкә алу өчен Квота бары тик алар белән хезмәт килешүләре төзелгән очракта гына эш бирүчеләр тарафыннан башкарылачак. Элек моны кәгазьдә эш урыннары булдырып кына эшләргә була иде.
Закон 2021 елның 1 июленнән үз көченә керә.