Узган атна сәяси һәм парламент тормышының күп кенә вакыйгалары белән истә калды. Оренбург өлкәсендә Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе Закон чыгаручылар Ассоциациясе эшендә катнашты.
22 июнь — Россия тарихында кайгылы дата-сугыш башлануга 80 ел тулды. Казанда «Хәтер шәме» акциясе узды, ә башкаланың Җиңү паркында казанлылар, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиячеләр» активистлары, Дума парламентарийлары Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев портреты һәм аның Пе-2 самолеты янында шәм кабыздылар. Халык ышанычлылары табибларны медицина хезмәткәрләре көне белән котладылар.
Лаешта «У войны не женское лицо» социаль-гуманитар проектының 2 нче этабына йомгак ясалды. «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын — кыз депутатлар берләшмәсенең проекты тыл хезмәтчәннәре батырлыгына багышланды.
Депутат хатын-кызлар әлеге проектны башлап җибәргәндә, шулкадәр киң колач алыр дип уйламаганнар да. Каһарманнарның онытылмас тарихы, гыйбрәтле язмышлары белән яңа буын – оныклары кызыксына. Ир-атлар белән беррәттән, иңгә-иң торып, сугыш елларында җиңү яулашкан хатын-кызлар турындагы истәлекләрне яңарталар.
Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре, Аксубай, Минзәлә, башка районнар активистлары буыннар бәйләнеше турындагы стендларны күрсәтте. Ә яшь буын вәкилләренә тере тыл ветераннары белән аралашу кабат данлы еллар сәхифәләрен актарырга булышты. Чандыр гына гәүдәле, мөлаем йөзле Хәдичә Якуповага 94 яшь. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була.
Хәдичә әбинең 5 баласы, 5 оныгы бар.Хәзер кадер-хөрмәттә яши. Оныкларына үзенең кайгы-хәсрәтләрдән торган авыр язмышы, сугыш китергән афәтләр турында сөйли. Тынычлыкның, яшәү кадерен белергә өнди. Сәхнәдән сугыш чорына багышланган җырларны тыңлаганда да ветеранның күзләре яшьләнде.
Проект җитәкчесе Татьяна Ларионова сәхнәдән проектны тормышка ашыру буенча иң актив районнарны билгеләп үтте. «У войны не женское лицо» китабын тәкъдим итте. Басмада тылда Җиңүне якынайткан каһарманнар турында язмалар бар.
Сугыш вакытында хатын-кызлар батырлыгы турында массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән республика конкурсында җиңүчеләрне дә атадылар. Әлеге махсус чыгарылышлар республиканың дәүләт архивына тапшырылды. Бу уңайдан «Татмедиа» агентлыгы һәм архив эше буенча Дәүләт комитеты вәкилләре актны имзалады. Шулай итеп каһарман хатын-кызларның исемнәре мәңгеләштерелде.
Шимбә көнне Казанда традицион Сабантуе узды. Меңләгән казанлы һәм башкала кунаклары төрле мәйданчыкларда булдылар, халык уеннарында катнаштылар, сәнгать осталары чыгышларын карадылар. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Аккош күле янындагы Киров районы сабантуе мәйданында булды.
Халык уеннары, җырлар, һөнәрчеләр әйберләре. Башкала мәйданында авыл районнарыннан килгән кунаклар Сабантуйның милли төсмерен тудырды. Әлки ишегалдында Сабантуен татарлар, руслар, чувашлар чыгыш ясаса, Кама Тамагыныкы балык тотучыларга багышланган иде.
Ишегалларында кунакларны – Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, белән Тыва Республикасыннан килгән хезмәттәшен кунакчыл каршы алдылар.
ЛАЙФ
Игенчеләргә багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президентының котлавын җиткерде, авыл халкының хезмәтен югары бәяләде
Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, халыкларның күпгасырлык бердәмлеге сабантуенда ачык чагыла. Бәйрәмдә төрле халыклар вәкилләре катнаша.
Көннең икенче яртысында бәйрәм Халыкара ат спорты комплексына күчте. Ат ярышлары күңелле узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан Мэриясе, Казан Кремле кубогы, республика жокейлары чемпионаты, Сабантуй призларына 11 чабыш узды. Үз чабышларында Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Самара, Оренбург, Киров өлкәләре һәм башка Россия төбәкләреннән иң яхшы җайдаклар көч сынашты.
«Татнефть» кубогы җиңүчесен компаниянең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев бүләкләде.
Узышларда һәм чабышларда җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр, кубоклар тапшырылды. Алар кабат үз осталыкларын 30 августта Республика көнендә кянә күрсәтәчәкләр.
Бүгенгә менә шулар. Парламент хәбәрләре белән тагын бер атнадан соң таныштырыбыз.