Путин интеллектуаль хокукларны яклау өчен «Россия үзәге» булдыру турындагы указга кул куйды. Тиешле документ Кремль сайтында пәйда булды, дип хәбәр итә ТАСС.
«Россия Үзәге» Россия Федерациясе исеменнән Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы гамәлгә куячак. Билгеле булганча, үзәкнең эшчәнлеге федераль бюджет акчаларыннан тормый. Барлык мөлкәт «интеллектуаль милек хокуклары һәм объектлары белән транзакцияләрне эшкәртүнең Милли координация үзәге» ассоциациясенең кертеме һәм иганә акчасы хисабына формалаша.
Дәүләт башлыгы РФ Хөкүмәтенә өч ай эчендә үзәкне билгеләнгән тәртиптә теркәүне әзерләргә һәм узарга, шулай ук аның уставын расларга кушты.