Илнең иң матур авылларының берсен Татарстанда сайлап алырга мөмкиннәр. Республикада Россиянең иң матур авыллары һәм шәһәрләре ассоциациясенең «Идел буе» 3нче экспедициясе узды.
Белгечләр югары статуска дәгъва кылучыларны сайлый. Максат-авыл территорияләрендә эчке туризмны үстерү генә түгел. Кама Тамагы районыннан репортаж.
Лобач тавы — Идел буе төбәкләрендә Идел белән Чулман елгалары кушылган урындагы иң биек калкулыкларның берсе. Уникаль булуы, гүзәллеге белән үзенә җәлеп итә.
Россиянең иң матур авылы исеменә дәгъва итү өчен табигый үзенчәлекләр, авылның кызыклы тарихы, архитектурасы, аш-су традицияләре, төбәкнең гореф-гадәтләрен саклау мөһим. Кама Тамагы районы җирлекләре бу критерийларның барысына да туры килә, моны экспертлар да күреп алган.
Җирле сыр заводы быел үз продукциясе белән Франциядә дәрәҗәле күргәзмәдә җиңүче булды. Кунакларга 11 сортның ничек әзерләнүе турында сөйләп күрсәттеләр. Танылган йөзем үстерүче Айрат Яллалетдинов биләмәсе дә якында гына. Әлегә йөзем өлгермәсә дә, плантацияләрнең масштабы таң калдыра. Шунда ук шәраб җитештерүне башлап җибәрергә ниятлиләр.
ЛАЙФЭтнотуризм — гомуми программада мәҗбүри шарт. Балтач авылына нигез салынуга инде 450 ел. Ә җирлек турында беренче истәлекләр Болгар ханлыгы заманыннан ук билгеле, — дип сөйли җирле мәчет имамы Нияз Вафин.1932 елга кадәр мәхәллә булган. Аны 90 нчы еллар башында янә торгызганнар.
Биредә җир астыннан күп чишмәләр ага. Барлык хуҗалыкларга диярлек чишмәләрдән су торбасалы тоташтырылган. Чишмәләр аларны төзекләндергән, чистарткан кешеләр исемнәре белән аталган.
Районның икенче ягында атаклы Красновидово авылы. Аңа исемне Идел буйлап сәяхәте вакытында бөек патша Екатерина биргән. Авыл үзенең тарихи йөзеп саклап калган. Җирле пекарняда яшь чагында ярдәмче булып Максим Горький эшләгән, бу турыда «Минем университетларым» әсәрендә дә язган иде. Ә безнең заманда авыл Алма Спасы бәйрәме белән дан тота, август аенда Горький музеенда тирә-яктан кунаклар, фольклор коллективлары җыела.
Экспертлар Мәскәү, Рязань, Самара өлкәләрендә, Татарстанның берничә районында булырга өлгерде. Экспедиция июль башында тәмамланып, йомгак ясыйлар. Авыл туризмының яңа маршрутларын бәяләп, Россиянең иң матур авылы статусына чираттагы дәгъвачыларны ачыклыйлар.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Кама Тамагы район