Көндәлек тормышта нинди генә кызыклы һәм үзенчәлекле хәлләргә юлыкмыйбыз. Нәкъ менә шул көндәлек вакыйгалар агышы сериал итеп төшерелә башлый. «Бер-бер хәл» дип аталган телевизион сериал кайчан әзер булганын , аны кемнәр төшерүен хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов белеп кайтты.
«Тапшырылмаган хатлар»дан соң тамашачыга зур һәм кызык сериал тәкъдим ителмәде. Шуңа «Бер-бер хәл» сериалын төшерә башлау аерым игътибарга лаек вакыйга.
Сериалны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерә. Ул барлыгы 30 сериягә исәпләнгән.
Сериал милләтара гаиләдә булган узарга мөнәсәбәтләрен яктырта. Төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү. Марат Әхмәтов та сериалга уңышлар теләде.
«Бер-бер хәл» сериалы 2021 елның октябрендә күрсәтелә башлый. Киләчәктә сериалның тагын бер сезоны булыр дип тә ышандыра оечтыручылар.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.