Владимир Путин яшьләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү программасын эшләргә кушты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр иттеләр.
Шулай итеп, 1 октябрьгә кадәр РФ Хөкүмәте, Россия субъектлары башкарма хакимияте органнары белән берлектә, яшьләрнең мәшгульлегенә ярдәм итү буенча озак сроклы программаны эшләүне һәм тормышка ашыруны тәэмин итәргә тиеш.
Президент Петербург икътисадый форумы нәтиҗәләре буенча шундый йөкләмә бирде.