Бу атна башында да Татарстанда эссе һава торышы дәвам итә. Республика Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта республикада һава торышы нормадан тугыз градуска күбрәк. Бүген тагын көндез 36 градуска кадәр эссе була. Әмма эсседән колтылам дип теләсә кайда су коенырга ашыкмагыз.
Зур Аккош күле һәм «Түбән елга аръягы» пляжлары суы коену өчен яраксыз дип табылган. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итте. Шулай ук әлеге сулыклыр янында «Коену тыела» дигән язу куелу зарур. Гомумән, су янында ял итүче һәркем үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш.