Владимир Путин белән туры линиягә инде 100 675 мөрәҗәгать килгән. Бу хакта «Россия 24»телеканалы хәбәр итте.
Мөрәҗәгатьләр арасында төп тема-вакцинация һәм COVID-19га каршы көрәш. Россиялеләр кайсы вакцина сайларга, кайсылары сырхауханәләрдә бар һәм бушлай даруларны бүлү белән кызыксыналар. Шулай ук Россиядә яшәүчеләрне торак мәсьәләләре дә борчый.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты белән турыдан-туры линия 30 июньдә Мәскәү вакыты белән пәнҗешәмбе көнне булачак.