Путин туры линиягә әзерлек буенча киңәшмә уздырачак. Бу хакта РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Әйе, планлаштыра», — дип белдерде ул журналистларга.
Исегезгә төшерәбез, 30 июньдә Россия Президенты Владимир Путин гражданнар белән традицион туры линияне уздырачак. Туры линия «Россия 1», «Россия 24», «Первый», «ОТР», «Мир», «Маяк», «Вести FM» һәм «Россия радиосы»телеканаллары эфирында 12:00 сәгатьтә башлана. Дәүләт башлыгы хәзерге вакытта гражданнарны борчыган сорауларга җавап бирәчәк.