Әлмәттә туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган зур мәдәни чара узды.
Аны «Татнефть»нең профсоюз комитеты оештырды. «Нефтьче» мәдәният сарае сәхнәсендә төрле иҗат коллективлары чыгыш ясады. Төрле телләрдә җырлар яңгырады, талантлы осталар биюләр башкарды, җирле шагыйрьләр шигырьләрен сөйләде. Һәр тамашачы үз халкы музыкасын, композицияләрен туган телләрдә ишетте.