Казан шәһәре Башкарма комитеты Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын башлап җибәргән иде. Әлеге проект кысаларында бию буенча мастер- класслар да үткәрелде. Испанча фламенко һәм “Чабата” биюен ничек “дуслаштырып” булганын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Әй чабата-чабата, чабата шәп атлата. Шәп атлаган киленнәрне Кайналар ярата дип җырланган элек аулак өйләрдә. Ә хәзер әнә шулай Урамда халык җыеп, чабата биюен өйрәтәләр.
Тырышып -тырышып бию хәрәкәтләре өйрәнгән халык арасында кемнәр генә юк! Бию сәхнәсенә Мисыр егете Әхмәт тә чыкты.
Шау-гөр килеп күңел ачучылар янына, гаилә корып җибәрергә җыенган яшь пар да килеп кушылды. Бу гаилә нык булыр. Чөнки аларга Алсу бер-берегез белән аңлашылмаучанлык килеп туган очракта ду китереп чабата биегез дип мастер-класс күрсәтте.
Туйда тукмак та бии дигәндәй,Кабан күле яр буенда ул көнне барысы да биеде.
“Чабата” биюен бик күпләр әле белми дә. Аны узган гасырның 30нчы елларында мәшһүр хореограф Фәйзи Гаскәрев уйлап чыгарган дип тә әйтә кайбер белгечләр. Ә хәзерге Чабатаны Балтачтан Гөлсинә Галимуллина яңартып җибәргән.
Әлеге чара «Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты кысаларында үткәрелде.
Әлеге биюнең татар биюеннән аермасы нәрсәдә дип сорасагыз, ул — ритмда. Гадәттә, без биергә күнеккән бер-ике-өч-дүрт ритмы урынына «Чабата»га-биш-алты ритмы хас.
Мөршидә Җиһан Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.