Җәйнең беренче ае тәмамланып килә, ә бу исә Казан театрларының сезоннарын ябу вакыты дигән сүз. Шушы көннәрдә Кариев театры 33нче театраль сезонын япты. Ул көнне тамашачылар спектакльдән тыш алма белән дә сыйланды. Ни өчен алма икәнен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белеп кайтты.
Бер бер артлы тамашачыларга премьералар тәкъдим итү, конкурс-фестивальләрдә катнашу, февраль аенда яңа директор билгеләнү, болар барысы да Кариев театрының 33 нче сезон яңалыклары.
Ә хәзер премьераларга кыскача күзәтү ясап китик. «Корт», фәлсәфи комедиясендә сүз милләт турында, кешенең эчендәге, күңелендәге „корт“ ы турында сүз бара дип бедергән иде Ренат Әюпов. «Озын-озак балачак» турында, Мостай абыйның иҗатына хас булган матур, сыгылмалы, саф-чиста авыл телен ләззәтләнеп тыңлап утырдым дип бәя бирде Рузәл Мөхәммәтшин. «Мио, минем Мио!», «Тылсымбикә» гаилә белән килеп карый торган гаҗәеп матур әкиятләр булса, «Яратып туялмадым»да Кариев театры актрисасы Халидә Сөнгатуллина тамашачы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская образында чыкты. «Бәхетле көнем»-татар авылында узган бер көнне тасвирлады. Анда күпләр үзенең бәхетле көнен танып ала алды.
Ә Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулуга һәм шушы әсәрдә сурәтләнгән табибә Гөлшаһидәнең протатибы – профессор Абдрахманова Рәйсә Шәрәфетдиновнаның якты истәлегенә багышланган “Ак чәчәкләр кебек” спектакле бик күп тамашачы күңеленә табибларга мәдһия буларак кереп калды.
Утыз көннең бер бәйрәме дигәндәй, театр тугры тамашачысын, сезон дәвамында хезмәттәшлек иткән гаммәви чараларны билгеләп үтте, рәхмәт хатлары тапшырды.
Барлык тамашачыга бөтенлек һәм мәхәббәт символы дип күчтәнәчкә алма бирелде.
Сезон ябылса да кариевлылыр яңасына әзерләнә башлаган. III Бөтенроссия милли театрлар һәм IV Халыкара балалар фестивальләрендә катнашырга әзерләнә.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.