«Әкият» курчак театры үз тамашачысы белән саубуллашырга ашыкмый. Сезон ябылганда премьера тәкъдим итә.
Бу юлы Галимҗан Ибраһимовның “Адәмнәр” спектакленә алынганнар. Идел буендагы ачлык фаҗигасенең тетрәндергеч күренешләре, ачлыктан бөкрәйгән һәм шашкан геройлар. Спектакльнең премьерасы 24нче һәм 26нчы июнь көннәренә билгеләнгән.