Путин медицинага өстәмә акчалар кертүне тикшерүне йөкләде. Бу хакта дәүләт башлыгы РФ Хөкүмәте белән киңәшмә барышында белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Сәламәтлек саклау министры ышандырганча, бу мәсьәлә Финанс министрлыгы белән эшләнгән. Өстәмә акчалар куелган счетлар буенча тотылачак.
РФ Президенты Мурашкодан Антон Силуанов белән бергә счетка акчаларның вакытында килү-килмәвен тикшерүне сорады. Аның сүзләренә караганда, бернинди тоткарлыклар булырга тиеш түгел.