Путин НАТО киеренкелекне киметү буенча РФ тәкъдимен караячак, дип саный. Бу хакта дәүләт башлыгы Халыкара куркынычсызлык буенча IX Мәскәү конференциясендә катнашучыларга һәм кунакларга үзенең видео мөрәҗәгатьендә белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Путин сүзләренчә, Россиянең тырышлыгы хәвеф-хәтәрләрне киметүгә, алдан фаразлауны тәэмин итүгә һәм конкрет килешүләр аша каршылыкларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Боларга коралларны контрольдә тоту да керә.