Татарстанның милли музеенда “Мөселман раритетлары” күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән 150дән артык экспонат бар. Алар арасында 1905 елда нәшер ителгән Госман коръәне басмасы, Покров альбомы, татар сәүдәгәрләре һәм муллалары кулланган мөһерләр, шамаилләр бар. Күргәзмә 24 июньнән 5 июльгә кадәр эшлиячәк.