РФ Президенты Владимир Путин ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне фатирларын сатып яңасын алган очракта, керем салымыннан азат итәргә тәкъдим итте.
Милектә биш елдан да кимрәк булган торакны саткан очракта аңа керем салымы түләнә. «Кайчагында бу сумма конкрет гаилә өчен шактый зур була, нәкъ менә шул сумма яңа торак алу өчен кирәк»,-дип бәяләде Путин.