Медицина хезмәткәрләре көненә багышлап, “Салават күпере” һәм “Сабантуй” балалар журналлары Республика балалар психоневрология шифаханәсендә бәйрәм уздырды. Матур мизгелләр алдагы репортажда.
Республика балалар психоневрология шифаханәсендә дәваланучы сабыйлар “Салаватик” проектын беренче тапкыр гына күрсәләр дә, бик яраттылар. Кушылып җырладылар да, биеделәр дә, үзләре дә концерт программасында катнаштылар.
Бу бәйрәмдә аларны дәвалаучы табиб апалары, медицина хезмәткәрләре ял итте.
Табибларны медицина хезмәткәрләре көне белән котларга Татмедиа акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков килде.
“Салават күпере”һәм “Сабантуй” журналлары хезмәткәрләре Балаларга ярдәм йөзеннән “Шифалы бүләк” хәйрия акциясен оештырып, бер атна эчендә канцелярия товарлары, өстәл уеннары, китаплар җыйганнар. Бүләкләрне журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова тапшырды.
Сабыйлар чүлмәк ватыш, капчыкта сикерү, су ташу кебек уеннарда катнашып,бүләкләр отты. Чара бик күңелле узды.
Айзилә Батырханова, Иренк Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.