Очрашу һәр кеше күңелендә якты эз калдырып, киләчәккә яңа өметләр уятып сизелмичә генә үтеп китә. Чөнки санаулы минутлар гына бирелә. Шуңа да һәр минутның кадерен белеп, кичәдән үзенә яңа көч, яшәргә яңа энергия һәм тормыш яме алып калырга тырышабыз. Буа районы Яңа Тинчәле урта мәктәбен 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар бик җылы очрашуда булдылар. Хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов тә әлеге очрашуның шаһиты булды. Тулырак киләсе язмада.
Эх, гомер дигәннәрең, уза да китә икән. Шул гомернең «почмагында» Бер мизгел кала икән. Әйе, кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе — мәктәп еллары хатирәләре. Якын кешеләр белән очрашуны зарыгып көтеп торасың. Бигрәк тә бергә укыган сабакташлар белән очрашу аеруча куанычлы була. Әлеге чыгарылыш елының Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлауларына да инде 40 ел вакыт узып киткән.
Җәй аенда ялга туктаган мәктәп бу көнне гөр килде. Әйтерсең лә, мәктәпкә инде өлкән яшьтәге абый-апалар түгел, ә мәктәп бусагасын кичә генә атлап чыккан укучылар килгән. Әйе, бу бит сыйныфташлар белән генә күрешү түгел, үткән мәктәп елларың белән, монда булган кичерешләр белән очрашу. Иң мөһиме укытучы апа-абыйлар белән очрашу.
Мәктәп елларында булган кызыклы вакыйгалар, гаилә тормышы турында сөйләшүләр төрле кичерешләр уятты. Аралар сирәгәюе күңелдә ниндидер уңайсызлыклар тудыра. Әммә исәннәр очрашырга тиеш.
Шөкер, сыйныфташлар барысы да бу тормышта үз юлларын тапкан. Араларында югары биеклек яулаганнары да, төрле профессия вәкиллләре дә, гади эшчеләр дә, авыл хезмәткәрләре дә бар. Ләкин кем генә булсалар да, алар бүгенге болгавыр тормышта үз кыйблаларын югалтмаганнар, чын кеше булып кала белгәннәр.
Беренче сентябрь, Мәктәп, Укытучы… Кемнең генә йөрәгенә уелмады икән ул кыңгыраулы мәктәп еллары?! Әйе, Олы тормыш юлы да шушы мәктәп бусагасыннан башлана, озын-озак еллар һәм юллар үтеп, кеше кабат-кабат шушы мәктәп бусагасын атлап кереп, сыйныфташлар белән очрашуга кайта….. Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.