Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар. Уку тәмен белүчеләр hәм белергә омтылучылар өчен татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез.
Дөньяның ике иң зур иле җитәкчесе- Путин белән Байденның очрашуы бу арада зур вакыйгалардан саналды. Йодрык күрсәтеп, бер-берсен түбәнсетеп бүрәнә аша бүре куган ике сәясәтченең Женевага барып бер өстәл артына утыруы, кеше алдында гына булса да кул кысышып исәнләшүләре АКШ белән Россиянең соңгы чиккә җитеп туктавымы әллә дуслашулары укмы? Әлеге сорауга тәфсилле җавапны “Ватаным Татарстан” газетасының сәяси күзәтүчесе Рәшит Фәтхрахманов язмасыннан укып белә аласыз.
Сәясәттән ерак йөрүчеләр өчен шул ук “Ватаным Татарстан” газетасы бергәләп йөри торган ике мәшәкать-печән hәм җиләк җыю турында кызыклы язмалар урнаштырган.Быел гына 127 литр җиләк саткан Лилия Сафина җиләк чорында 150 мең сум акча эшли икән. Күрәсең, уңган кеше җиләк җыюда да уңганлыгын күрсәтә аладыр.
“Сөембикә” журналының июнь саны гыйбрәтле язмаларга аеруча бай килеп чыккан. Баш исемнәргә генә күз салыйк-Әнием картлар йортында-язмышмы, ялгышмы? Вәхшигә табынучылар. Гомер заяга узмаган. Соңгысы хатын-кызның бәхетле булу формуласы турында. Аерым бер кеше-Асия Мөлекованың китап язарлык матур, үкенмичә яшәлгән бәхетле гомер юлы турындагы бу язманы укучылар бик күп тормыш сабаклары да алыр.
Атка ияргән ат булыр, тайга ияргән тай булыр ди безнең халык. “Идел” Яшьләр журналын укучылар да күңелләре белән яшлекләрендә кала дип уйларга кирәк. Ләкин яшьләр ихахай да михахай гына дип уйлаучылар ялгыша. “Идел”нең июнь санында, мәсәлән, бик җитди тема-Татарстанда моннан йөз ел элек хөкем сөргән коточкыч ачлыкның әдәбиятта чагылышы турында тема күтәрелгән. Хәзер генә тамак проблемасы булмагач та, тарихтагы ак тапларны белмәскә ярый дигән сүз түгел әле. Бүгенге тормышның кадерен яхшырак белер өчен кирәк безгә мондый гыйбрәтле язмалар.
Тормышның якты ноталарын өстенрәк күрүчеләр өчен яшьләр журналы талантлы җырчылар, композиторлар hәм башка hөнәр ияләре турында мавыктыргыч язмалар биргән.
“Казан утлары”ының июнь саны да йотлыгып укый торган язмаларга бай булып чыккан. Безгә таныш авторлар-Марат Кәбиров, Алмаз Хәмзин, Камил Кәримов, Рахман Шәфигуллиннарның яңа гына табадан төшкән әсәрләре укучыны битараф калдырырлык түгел. Миңа бигрәк тә Язучылар берлеге рәисе, танылган шагыйрь Ркаил Зәйдулланың “Каратай орбагыйлары” тупламасы нык тәэсир итте.Менә шуларның берсен тыңлап карыйк.
Халкыма ярдәм булсын дип, мин сүз әйттем мөнбәрдән,
Исе дә китмәде, башын кузгатмады мендәрдән.
Колак салган кайберәүләр нәгърә ордылар миңа,-
Тәңремә сыгындым әрнеп, үзем сорадым ярдәм.
Укуны ташламагыз hәм Аллаh беребезне ярдәменнән ташламаса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик.