Россия Президенты Владимир Путин 30 июньдә Россия гражданнары белән традицион туры элемтә үткәрәчәк. Программа эфирга Мәскәү вакыты буенча көндезге 12 сәгатьтә чыгачак.
Тапшыруны «Беренче», «Россия 1», «Россия 24», НТВ, ОТР һәм «Мир» кебек телеканаллар, шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Россия радиосы» кебек радиостанцияләр трансляцияләчәк. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дәүләт башлыгы ирекле режимда ил гражданнарын кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.