Яңа уку елына Юдино бистәсендәге сәнгать мәктәбен ныклап төзекләндерәчәкләр.
Ул сәнгать һәм музыка юнәлешләре буенча 300 баланы кабул итә. 1974 елда салынган бинада эшләр июньдә башланды. Ремонтлауның барышын Казан мэры Илсур Метшин карады. Мәктәпнең су белән тәэмин итү челтәрен алмаштыралар, фасады яңартыла. Бина структурасын да үзгәртәләр: музыка корпусына тавыш изоляциясе булган уку кабинетлары һәм 80 урынга исәпләнгән концерт залы өстәлә, сәнгать корпусында студияләр һәм чүлмәк ясау остаханәсе барлыкка килергә тиеш.