1июньнән алып 11 енә кадәр Казанда «Суд приставлары – балаларга» дигән акция үтте. Аның йомгаклары белән матбугат конференциясендә таныштырдылар.
Акция алиментлар буенча бурычларны түләтүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән иде. 16 миллион сумнан артык акча күчерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Приставлар тарафыннан 300 тикшерү үткәрелгән, 70 бурычлы кеше административ җаваплылыкка тартылган, ә 48 кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Аларның кайберләренең мөлкәтләрен тартып алырга, Россиядән чит илләргә чыгуны тыярга мөмкиннәр.
Акциядә алиментларны эзләтеп алу буенча гражданнарны кабул иү дә оештырылды. Шундый ук чараны Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә 2 июльдә кабат үткәрү күздә тотыла.