XI Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе 3 июльдә Мөслимдә уза. Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре бәйрәмгә әзерлекнең торышын карады.
Биредә эш тулы көченә бара. Сабан туеның программасы, чакырылачак кунаклар исемлеге әзер. Ковид йогышы таралу куркынычы сәбәпле, бәйрәм барышында Роспотребнадзорның эпидемиологик саклык чараларына таләпләр көчәйтелә.