Идел буе төбәгендә бердәнбер һәм илдә өченчесе. Бүген Казанда балалар яман шеш авырулары, гематология һәм хирургия Үзәге ачыла.
Аны республика балалар клиник хастаханәсе базасында ел ярым эчендә төзегәннәр. Уникаль объект төзелеше 2020 елның гыйнварында башланган. Корпусны эшләтеп җибәргәннән соң, пациентларны ике тапкырга күбрәк кабул итү мөмкинлеге туа. Республикадан тыш, Идел буе округы төбәкләреннән килгән балаларны да тикшерәчәкләр. Биредә сөяк миен һәм төп күзәнәкләрне күчереп утырту буенча операцияләр ясап була, моңа кадәр алар Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына ясалган. Яңа җиһазлар куелган, илнең әйдәп баручы югары уку йортларында табибларны укытканнар.