Ил президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша дәүләт идарәсе югары мәктәбенең дүртенче агымын тәмамлаучылар белән очрашты.
Укыту программасы Россиянең төрле төбәкләреннән талантлы һәм перспективалы идарәчеләрне берләштерде. Анда 300 дән артык кеше белемен камилләштерде. Югары мәктәпне тәмамлаучылар арасында Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та бар. Илебездәге һәм чит илләрдәге иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнделәр. Президент алынган барлык күнекмәләрне дә ил һәм гражданнар файдасына дип ышаныч белдерде.