Байден Путин белән очрашуның нәтиҗәлелеге турында сораган журналистка ачуын белдергән.АКШ президенты Путин белән очрашуга багышланган матбугат конференциясе барышында Америка журналисты белән ачуланышкан.
Репортер Кейтлин Коллинзның саммитның нәтиҗәсе күренмәде дигәненә каршы Америка җитәкчесе:”Моны аңламагач, Сезгә бу эштә эшләп тә йөрисе түгел”,-дип кырт кискән.Дөрес, АКШ президенты соңрак әлеге журналист ханымнан гафу үтенгән:”Мин болай акыл сатарга тиеш түгел идем!”