Бөтенроссия халык санын алуны Татарстанда ничек уздырачаклар? Республика Милли китапханәсендә узган пленар утырышта шул хакта фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, халык санын алуны июль аеннан октябрь аена күчерделәр. Мәгълүмат җыю ысулларын элеккечә калдырырга -исәпкә алу кәгазьләрен он-лайн форматта мөстәкыйль тутырырга, аларны исәпкә алучылар белән тутырырга, шулай ук стационар участокларда сораштыру уздырырга карар иттеләр. Банклардан исәпкә алу кәгазьләрен тутыруга чакыру кәгазьләрен җибәрергә планлаштыралар. Стационар участокларда волонтерлар консультация бирәчәк