Россия белән АКШ президентларының очрашуы уйланылганча, тормышчан hәм дошманлашмыйча бәхәсләшү кысаларында үтте.Сөйләшүләр барышында зур әhәмияткә ия булган төрле мәсьәләләр кузгатылды, дип нәтиҗә ясаган АКШ администрациясе вәкиле “Яңалыклар” агентлыгына.
Түрәнең әйтүенә караганда, президентлар “алдан әзерләп куелган тезисларны уку hәм теге яки бу турыдагы монологлар сөйләү белән мавыкмыйча,тормыштагы конкрет, реаль каршылыклар булган өлкәләр турында фикер алыштылар”. Аерым алганда,Путин белән Байден Минск процессын урыннан кузгатып җибәрүнең алшартлары турында сөйләштеләр.