Татарстанлылар Россия Президентының иҗади проектларга ярдәм итү өчен грантларын алдылар. Татарстан Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тиешле мәгълүмат хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.
«Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә илкүләм әһәмияткә ия иҗади проектларга ярдәм итү өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын 2020 елда үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча проектлар җитәкчеләренә бирергә», – диелә документта.
Грантны «Казан шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Резедә Исмәгыйлева укуны алга этәрү һәм иҗади чаралар үткәрү, шулай ук «әдәби форпост»дискуссия клубларын булдыру өчен алды.
Грантка «ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» директоры ия булды. Премия ярдәмендә республикада «Мирас» мультимедиа белем бирү программасы булдырылачак.