Баулы районының Минуллин крестьян-фермер хуҗалыгында да терлекләргә азык әзерләүгә керештеләр.
Нәтиҗәле эшләве белән электән республикада даны таралган “Колос” агрофирмасында, быелгы коры һава шартларына карамастан, игеннәрдән мул уңыш җыеп алырга ниятлиләр. Игенчеләрнең хәзерге мәшәкатьләре турында киләсе репортажда.
Баулы районының сөрүлек җирләре язгы чорда республикада зур зыян күрүчеләрнең берсе. Июнь уртасына кадәр нибары 10 миллиметр чамасы яңгыр яуган. Корылыкка карамастан, басуларга ашламаның мул кертелүе, үсемлекләрне тукландыруның вакытында үткәрелүе нәтиҗәсендә уңышка өмет итеп була, дип саный крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Геннадий Минуллин.
Бу төбәктә яз гадәттәгедән күпкә корырак булган. Шулай да кул кушырып утырмыйлар. Өстәвенә, республика ярдәме дә сизелә.
Җиде мең гектарда арпа, солы, бодай, кукуруз, күпьеллык үләннәр чәчелгән. Хәзер хуҗалыкта сыерларны сусыл азык белән тәэмин итү өчен үләннәрне беренче кат чабалар. 2 мең 600 малның бер меңе — савым сыерлары. Покровский Урыстамак авылында яшәүчеләрнең күбесе Геннадий Минуллинның крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Үз хуҗалыкларында да мал-туар асрыйлар.
Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, авылда яшьләр төпләнеп кала. Ел саен яңа йортлар төзелә.
Фермер хуҗалыгында яңа урып-җыю техникасын сатып алганнар. Игенчелеккә тоткан чыгымнар һәм кешеләрнең тырыш хезмәте юкка чыкмасын өчен, яңгырларның мулдан явуын көтәләр.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Баулы районы.