Путин 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид мәктәп укучыларына 10 мең сум акча түләргә кушты. Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акчаны 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларга таратыла. Әлеге документ Кремль сайтында урнаштырылган иде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, элегрәк бирелгән йөкләмәләрне исәпкә алып, 2021 елның августында сәламәтлеге буенча 18 яшьтән өлкәнрәк булган балаларга яисә аларның законлы вәкилләренә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү бирүне тәэмин итәргә кирәк», — диелә документта.
Искәртеп узабыз, Путин Хөкүмәткә мәктәп укучыларының һәм булачак беренче сыйныф укучыларының барлык ата-аналарына бер тапкыр һәр балага 10 мең сум түләргә кушты. Бу хакта РФ Президенты Федераль Җыенга Юлламасын игълан итү барышында белдерде.