Татарстаннан җиде йөздән артык бала Анапа шәһәренең «Глобус» санаториесенә ял итәргә киткән. Шуларның 230ы — 175нче гимназиядән. Кара диңгез ярларына балалар махсус поездда алып барыла, тукталышларда башка пассажирлар белән элемтәгә керми. Смена дәвамында балаларга психологлар белән тренинглар оештырыла.