Һава торышы бозылырга мөмкин. Бүген яңгыр, боз һәм 30 градус эссе. Бүген синоптиклар безгә әнә шундый үзгәрүчән һава торышы фаразлый. Кисәк кенә температура үзгәрү сәламәтлеккә начар тәэсир итә. Боз явып үсемлекләргә зыян салмасын өчен каплап кую киңәш ителә. Җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр көчәюе көтелә. Шуңа да, агачлар, реклама баганалары астында тормаска, тәрәзәләрне ябарга, гомумән саклык чаралары күрергә кирәк.