Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар! Татар матугаты ниләр турында яза дигән сорауга җавап эзләүне дәвам итәбез.
Әлбәттә инде беренче чиратта Сабан туйлары турында. Элек “Унике айга бер килә ул сабан туе бәйрәме” дип җырлаган булсалар, быел “ике елга бер килде ул” дип җырларга да булыр иде. Шуңа да халык аны тансыклап, көтеп алды. Ләкин мондый бәхет бөтен татарларга да эләкмәгән икән шул. “Шәhри Казан” газетасының сабантуйга атап чыгарган язмасыннан аңлашылганча, Нижневартовскида, Сургутта, Самарада сабан туйлары быел да булмый. Татарстан районнарында да бар икән сабантуйдан мәхрүм калган авыллар. Шундыйлардан газета Әгерҗе районының атаклы Иң-Бубый авылын, Апас районындагы Әлмәндәр авылларын атаган. Әлмәндәрдәге сабан туен инвесторлар оештыра торган булган да быел аларның халыкка бәйрәм ясарлык та рәтләре булмаганлыгы ачыкланган. Ә бит шул халыкның җирләреннән ашый үзләре.
Шул ук “Шәhри Казан” газетасы Мөслим районының Әмәкәй авылында сабан туен авыл советы гына түгел, шул җирлектә яшәүче яшьләр hәм шул авылда туып, калаларда яшәүчеләр дә күтәрешкщнен ачыклаган. Әмәкәйдә Сабан туен көндез hәм кич белән бәйрәм итәләр икән. Алай гына да түгел, яшьләр бәйрәмгә үзләре теләгән артистларны да чакырып(түләп дип тә әйтергә кирәктер) кайтаралар икән. Татар рухы менә шушы буладыр инде ул.
Кызыклы язмалары белән сөендереп торучы “Безнең мирас” журналы да июнь санында Сабан туе бәйрәмен үткәрү тарихына күз салган.”ТАССРда беренче Сабан туйлары” дигән тупламада 1917нче елгы революциядән соң татар авылларында Сабан туен нинди төстә үткәрә башлаулары турында гыйбрәтле фактлар китерелә. Баксаң, хәтта 21нче елгы ачлык чорында да сабан туйларын үткәрергә җай тапкан яңа хакимият. Дөрес, үзләренчә итеп-боргылар кычкыртып, барабаннар бәреп, совет властенең өстенлеге турында лекцияләр укып, спектакльләр күрсәтеп.Ә менә Тәтеш өязендәге Яңа Сала, Бәке,Барыш hәм Никифор волостьлары татар укытучылары оешмасы hәм, билгеле инде, шул районның коммунистлар комитеты бер җирдә дә булмаган рәвештә-ягъни өч көн дәвамында Бәке авылы янындагы Чабыр ярминкәсе тавында Сабан туе үткәргәннәр.”Сабан туенда электән бирле гадәт булып килгән уеннардан башка да бик күп яңалыклар бар иде,-дип язган 1920 елның 11 маенда чыккан “Эшче” газетасы.-Ат чабыштыру, көрәштерү, тартышу вә башка шуның ише уеннарга башка төрлеләре-шигырь уку, декламацияләр сөйләү, спектакльләр,концертлар булды. Бу көннәрдә hәр авылда hәм Сабан туе була торган җирдә укучы балаларга махсус ашлар пешерелеп ашатылды”. Сабан туенда булса да тамак туйдырган булып чыга сабыйлар.
Аңлагансыздыр-замана беркайчанда да рәхәт кенә булмаган-йә революция белән ачлык, йә кризис белән короновирус. Әмма соңгы йөз ел аралыгында гына түгел, халкыбызның шанлы, чал тарихы барышында да милләтнең рухын сындырырга тырышулар бигүк барып чыкмаган. Алга таба да шулай булса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!