Джо Байден Женевада очрашыр алдыннан Владимир Путинның хезмәтен бәяләде. Америка лидеры Россия Президентын акыллы һәм катгый дип атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.
«Мин Путинны акыллы һәм катгый каршы алдым. Минемчә, ул лаеклы көндәш», — дип билгеләп үтте АКШ президенты.
Исегезгә төшерәбез, ике дәүләт лидерлары очрашуы 16 июньдә Швейцариянең Женева шәһәрендә уза. Путин һәм Байден Россия-Америка мөнәсәбәтләре, стратегик тотрыклылык, COVID-19га каршы көрәш һәм төбәк конфликтларын җайга салу турында фикер алышыр дип көтелә.