Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү шәһәре һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Әлбир Крганов белән очрашты.
Милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, ислам дине буенча белем бирүне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек, шулай ук 2022 елда Идел Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре очрашуның төп темасы булды дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте . Шулай ук Татарстан Хөкүмәт Йортында узган очрашуда Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашты.