Бу атнада Республикада Сабантуйлар башлана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган Указ буенча, авылларда, район үзәкләрендә Сабантуйлар – 12-13 июньдә, Чаллы шәһәрендә – 19 июньдә, Казанда – 26 июньдә узачак.
Бәйрәм чаралары, коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле рәвештә, тиешле чикләү чараларын үтәп оештырыла.