Көненә унышар тапкыр тирәк мамыгын сүндерергә чыгалар. Соңгы өч көндә коткаручылар эше аеруча артты. Бер ай элек кенә корыган үлән дөрләп янса, хәзер – мамык. Ялкын кыска вакыт эчендә янып бетсә дә, ут тирә-юньдәге коры үләнгә, агачларга да күчәргә мөмкин. Тагын шунысын да исәпкә алырга кирәк, бу чорда аллергиягә зарланучылар саны арта.
Мизгел эчендә ялкын әйләнә-тирәгә тарала. Җыелган мамык бигрәк тә балаларны җәлеп итә. Ут төртеп шуннан кызык табалар.
Тирәк мамыгының кар кебек ятмаган ишегалды юк диярлек. Иң куркынычы – ут төрткән очракта, ялкынның янәшәдәге машиналарга яки бинага күчүе. Бүген шундый очрак теркәлә дә. 1 нче гимназия тирәсендәге төзелеш материалларына ут каба. Коткаручылар килгәнче, ишегалды җыештыручысына башкалар да ярдәм итә.
Урынга коткаручылар да килә. Төшкә кадәр генә янгын сүндерүчеләр дүрт урында булган. Аларның киткәнең яшүсмерләр сагалап кына тора. Су сибү дә, себерү дә ярдәм итми.
Бу чорда аллергия белән интегүсчеләргә аеруча авырга туры килә. Томау төшү, борын тыгылу, күздән яшь агу билгеләре күзәтелә.
Әлеге хәлдән чыгу өчен картайган агачларны кисәргә кирәк. Ләкин бу очракта түбәнкамалыларга гариза белән соңара. Моны 15 апрельгә кадәр эшләргә кирәк. Димәк, эш икенче елга кала. Шаяру исә штрафка да китерергә мөмкин. Зыян күрүчеләргә административ беркетмә төзелә, дип кисәтә янгын сүндерүчеләр.