Казанга эш визиты белән Халыкара йөзү Федерациясенең яңа президенты килде. Инфраструктураны карады, халыкара мәктәп спортчылары белән аралашты. Су спорт төрләре сарае базасында тренировка мәктәбе эшли.
Эшләре шул булгач , хәтта иң төгәл сикерүдә дә кимчелекләр күреп ала белгечләр.
Егерме җиде халыкара спортчыдан — дөньякүләмендә танылган йолдызлар әзерләү җиңел генә бирелми. Шулай да су спорт төрләре сарае базасында Халыкара йөзү федерациясенең үсеш мәктәбе тренерлары бер ай эчендә барлык йөзү һәм сикерү күнекмәләренә өйрәтә.
Литвада бу спорт төре үсми, ә монда Россиядә бик көчле, мин монда булуымнан канәгать… хәзер Европа беренчелегенә әзерләнәм
Күнекмәләр белән бергә рус телен дә шомарталар. Һәркем үзенең әзерлеге турында аз-маз булса да сөйләп бирерлек өйрәнгән. Ярышларга әзерлекне бүген Халыкара йөзү федерациясенең яңа президенты Хөсәен Әл-Мөсәллим дә тикшерә. Ул үз вазифасында бишенче июньдә эшли башлады
Казан, гомумән Россия – су спорт төрләре буенча аерым урын алып тора. Казанда ярышлар үткәрү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен спортчыларга да, гади кешеләргә дә шартлар тулдырылган.
Халыкара йөзү федерациясе президенты ярышлар үткәрелүче спорт сарайларын да тикшерде . Спортчыларның ничек шөгыләнгәне белән кызыксынды.
Су спорт төрләре сарае 2025 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен мәйданчыкларның берсе булачак.
Чемпионатны башкача ясарга телибез. Яңа алымнар кулланырга җыенабыз. Йөзү өчен күпфункцияле арена төзергә дә исәп бар.
Проект Халыкара йөзү федерациясе җитәкчеләре белән әлегә расланмаган.. Әмма инде эшли торган инфраструктура да эре турнирларны даими кабул итә ала.
Айнур Валиәхмәтов, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.