Владимир Путин Амурның «Газпром» газ эшкәртү заводында производство башлауга старт бирде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.Завод Амур өлкәсендә урнашкан. Ул табигый газ эшкәртү буенча дөньяда иң эре предприятиеләрнең берсе булачак. Дәүләт башлыгы видеоконференция форматында эшләтеп җибәрүне күзәтте.
Президент билгеләп үткәнчә, уртак эштә Россия, Төркия, Кытай, Һиндстан, Италия, Германия, Хорватия, Сербия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан компанияләре белән кызыксынган партнерлар күп.
Путин ассызыклаганча, Россия Хакимияте мондый хезмәттәшлекне хуплый һәм киләчәккә яңа өметләр баглый.