Россия халкының рухи нигезе шәфкатьлелек, якыннарга мәхәббәт һәм ярдәм кыйммәтләре булып тора, дип саный РФ Президенты Владимир Путин. 8 июнь — Социаль хезмәткәр көне. Шул уңайдан Путин әлеге тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул искә төшергәнчә, нәкъ 320 ел элек — 1701 елның 8 июнендә — Петр I карары белән Россиядә, дәүләт дәрәҗәсендә социаль яклау системасын булдыру башланды.