«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчелегенең Якутиядән килгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре делегациясе белән киңәшмәсе узды.
Түгәрәк өстәл барышында үрнәк эшчәнлектән тыш уртак проблемалар да барланды. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Саха-матбугат» генераль директоры Ньургуйаана Стручкова «Татмедиа» АҖ белән «Саха-матбугат» арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Шулай ук кунаклар өчен гаммәви чаралар редакцияләренә экскурсия оештырылды.