Бүген Казанда «Якутиядә эшләнгән» күргәзмә-ярминкә территориясендә Себер кунаклары үзләренең иң яхшы проектларын һәм инновацияләрен, сәнгать өлкәсендәге казанышларын тәкъдир итә. Ул Татарстанда Якутия көннәре кысаларында үткәрелә.
Рәсем ясау өчен планшетта бер сызык сызуың да җитә Шул рәвешчә анимация туа. Мондый сурәтләрне хәтта бала да булдыра ала, дип саный анимацион студиягә нигез салучы Игорь Шарин. Берничә ел элек Якутияда ул балаларны графика һәм анимация буенча укыту студиясенә нигез салган. Казанда Якут проектының филиалы ачылды. Балалар өчен анимация студиясе-Якутиядән Татарстанга алып килгән проектларның берсе.
Саха Инновейшн күргәзмәсендә уннан артык эшләнмә бар. Якутиядә инновацион алгарыш системасы киң җәелгән. Аларның һәрбесенең үз тармагы. Тәҗрибә уртаклашу өчен ай-ти парк һәм күргәзмә оештырдык. Биредә әлбәттә барысы да юк. Сайлап кына китердек.
Игенчеләр сарае янындагы мәйданда Якут пычаклары, төрле алкалар, кымыз өчен милли касә, милли кием-салым, хәтта ат чәченнән эшләнгән әйберләр дә бар.
Полина Лисина, Айрат Каюмов. Никита Граханцев Татарстан яңалыклары.