Туган телебезне популярлаштыру максатында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән йөзләгән чара уздырыла. Алар арасында «Матбугат.ру» порталы белән берлектә оештырган «Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесе дә бар. Беренче нәтиҗәләр белән хәбәрчебез таныштырыр.
Тэсир итү, тәэсир кылу тәэсир ясау — тәэсир калдыру- тәэсиренә бирелү. Менә никадәр мәгънәсе бар тәэсир сүзенең . Ә күптән түгел Татарстанда «Тәэсир» татар видероликлары бәйгесе игълан ителгән иде. Инде беренче нәҗтиҗәләр дә бар. Бу хакта Татар- Информ мәгълумат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.
Журналистлар белән очрашуда видеоязмаларга бәя бирүче жюриларның барысы да катнашты
Май аенда барлыгы 49 автордан 97 виеоролик килгән. «Профессионаллар» номинациясендә Зөлфия Әшрапова, эше иң югары бәя алды. Аңа 70 мең сум акча бирелде.
«Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесенең «Профессионаллар» номинациясендә җиңүче
«Һәвәскәрләр» номинациясендә җиңүчеләргә унышар мең сум бирелде.
Журналистларга әлеге эшләрнең кыскарлтылган видеосы да тәкъдим ителде.Бәйге декабрьгә кадәр дәвам итә. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала.